Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның төрле районнарында яшәүчеләр чүп-чарның вакытында түгелмәвеннән зарлана - видео

Казанның төрле районнарында яшәүчеләр чүп-чарның вакытында түгелмәвеннән зарлана - видео

https://tnv.ru

20 Апрель 2023, 12:50

87

0

Казанның төрле районнарында яшәүчеләр чүп-чарның вакытында түгелмәвеннән зарлана - видео
Казанның төрле районнарында яшәүчеләр чүп-чарның вакытында түгелмәвеннән зарлана. Халык мөрәҗәгатеннән соң, кичә экологлар рейдка чыкты. Тынычлык бистәсендә яшәүчеләр әйтүенчә, гыйнвардан башлап көнкүреш калдыклары тиешенчә чыгарылмый.

Төбәк операторы - ПЖКХ оешмасы графикны үтәми, диләр. Росприроднадзор белгечләре белдерүенчә, ПЖКХ үз бурычларын башкармый. Бу беренче генә очрак түгел.

Казанның икенче бер урынында табигатькә зыян салган өчен оешманың эше хәзер судта карала. Авыл кырыендагы чүп өемен җыештырсыннар өчен төбәк операторы белән ничек эшләргә? Бу хакта Тарифлар буенча Дәүләт комитетында да суз барды. Фәйрүзә Мәҗитова шул хакта.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров