Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яшәүчеләр төньяк балкышын күзәтте

Татарстанда яшәүчеләр төньяк балкышын күзәтте

https://tnv.ru

24 Апрель 2023, 11:13

456

0

Татарстанда яшәүчеләр төньяк балкышын күзәтте
Татарстанда яшәүчеләр төньяк балкышын күзәтә алды. Кичә Республикада шундый сирәк күренеш пәйда булган.

Астрономия белән кызыксынучы казанлы Дмитрий Волков ТНВ редакциясенә берничә фото җибәрде. Анда Коләхмәтов һәм Баруди урамнары тирәсендә хасил булган төньяк балкышы сурәтләнгән.



«AstroAlert Наблюдательная астрономия» телеграм-каналы мәгълүматы буенча, әлеге күренешнең хасил булуы Кояштан килгән көчле ташкын белән бәйле. Мондый ташкын үзеннән соң нык геомагнит дулкынын барлыкка китергән.

Социаль челтәрләрдә шулай ук Мөслим районы Баланлы авылында пәйда булган поляр яктылыгы фотолары да бар. Аларны Шамил Әхтәмов төшереп алган. Фотоларны егет безнең белән дә бүлеште.





Фото: Дмитрий Волков, Шамил Әхмәтов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров