https://tnv.ru
24 Апрель 2023, 13:12
1206
0
Кайбыч районы Олы Тәрбит авылыннан махсус хәрби операциядә катнашкан Евгений Воробьёвны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта "Кайбыч таңнары" газетасында мәгълүм булды.
Егетне туган авылы зиратында җирләгәннәр. Аны соңгы юлга туганнары, авылдашлары озаткан.
Кайбыч районы башлыгының урынбасары Рәмис Хәялиев әлеге солдатның вафаты бик зур югалту булуын сөйләде.
"Махсус операция зонасында берәүгә дә җиңел түгел, югалтулар бар. Ватан алдындагы бурычыңны намус белән үтәдең. Махсус операция зонасында һәлак булган Евгений Воробьевның якты истәлеге авылдашлары, аны якыннан белгәннәрнең күңелендә мәңге сакланыр", - дип әйткән ул.
Фото: kaybicy.ru

Бүлешергә
Комментарии 0