Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Кама районында суга батучы кызларны коткарганнар

Түбән Кама районында суга батучы кызларны коткарганнар

https://tnv.ru

24 Апрель 2023, 16:37

736

0

Түбән Кама районында суга батучы кызларны коткарганнар
Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яшәүчеләр күлдә батучы кызларны судан чыгарган. Бу хакта "НТР 24" басмасы хәбәр итте.

Кызларның икесенә дә 6 яшь. Алар март азагында бистәдәге бер күлдә боз астына төшеп киткән.

Кызларны бистә буйлап йөргән 27 яшьлек ир-ат һәм аның 61 яшьлек каенатасы коткарган. Кама Аланында яшәүчеләр аларга рәхмәтен җиткергән: "Рәис Габделгазиз улы Йонысов һәм Фәрит Абдуллинга коткарып калган гомерләр өчен рәхмәт әйтәбез!", - диләр алар.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров