https://tnv.ru
25 Апрель 2023, 09:20
53
0
Казанда Фучик урамында хәрәкәт тагын бер айга чикләнәчәк. Бу метроның икенче линиясең төзелеш зонасыннан җылылык үткәргеч челтәрләрен чыгаруга бәйле.
Казанның Фучик урамы, 145а йортыннан 149 нчы йортка кадәрге хәрәкәт чикләүне озайттылар. Бу метрополитенның икенче линиясенең төзелеш зонасыннан җылылык үткәргеч челтәрләрен чыгару белән бәйле. Моны Казан мэриясенең матбугат үзәге раслады.
31 майга кадәр җәяүлеләр юлы һәм тротуар, шулай ук өлешчә машина юлы да хәрәкәт өчен ябык булачак.
Фучик урамында хәрәкәт 29 марттан 10 апрельгә кадәр чикләнүе турында хәбәр иткән идек.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0