https://tnv.ru
25 Апрель 2023, 09:38
613
0
Мөслим районында бер хәрби үзенә махсус операция зонасына хат җибәргән кыз бала белән очрашкан. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре яза.
Ир-ат туган ягына ике атналык ялга кайткан һәм аңа рухи таяныч биргән хат авторы белән очрашкан. Кыз 4 нче сыйныфта укый икән. Хәрбине хатта язылган түбәндәге сүзләр бигрәк тә канатландырган:
"Калган ир-атлар качу юлын сайлаганда, сез безнең илебезне сакларга карар кылгансыз. Сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз - безнең өчен үрнәк. Исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез. Җиңү безнеке булачагына ышанабыз!", - дип язылган була хатта.
Хәрби кызга рәхмәт әйтеп, аңа бүләкләрен тапшырган. Шулай ук ул мәктәп укучылары, хезмәт ветераннары белән Җиңү паркында 100 агач та утыртуда катнашкан.

Бүлешергә
Комментарии 0