https://tnv.ru
26 Апрель 2023, 11:12
191
0
Быел Татарстанда 250 миллиард сумга юллар төзергә һәм ремонтларга планлаштыралар. Бу - узган ел белән чагыштырганда, 16 процентка күбрәк.
Кичә бу хакта Хөкүмәт йортында журналистларга сөйләделәр. Акчаларның төп өлеше - М7, М12 һәм Шәле - Баулы трассалары өчен бүлеп бирелгән. Башкалада яктырту баганалары, юл билгеләре урнаштыру, районнарда тротуарлар салу, бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын булдыру каралган.
Шул ук вакытта, кайбер мөһим объектлар төзелешенә акча җитеп бетми. Бу кыенлыктан чыгуның нинди юллары бар? ТНВ хәбәрчесе Рүзәл Шәрипов белеште.

Бүлешергә
Комментарии 0