Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда ике төнгә Җиңү проспектында хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда ике төнгә Җиңү проспектында хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

28 Апрель 2023, 13:02

590

0

Бу җир өсте җәяүлеләр юлы төзелеше белән бәйле.

Казанда ике төнгә Җиңү проспектында хәрәкәт чикләнәчәк
Казанда Җиңү проспектының Зәкиев урамы белән кисешкән җирендә хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Анда җир өсте җәяүлеләр юлын төзиләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат үзәге белдерде.

30 апрельдән 1 майга кадәр Җиңү проспектында 139 нчы йортның икенче корпусының Зәкиев урамына юнәлгән өлешен ябачаклар. Бу төнге 10нан иртәнге 5кә кадәр дәвам итәчәк. 1-2 май көннәрендә Зәкиев урамының Сахаров урамына алып бара торган 1 нче номерлы йорты янында да машинада хәрәкәт итеп булмаячак. Бу чикләү төнге 10нан иртәнге 5кә кадәр дәвам итә.

30 апрель һәм 1 майда хәрәкәт чикле булганга, 5, 5 а трамвайлары төнге 11гә кадәр йөриячәк.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар