https://tnv.ru
04 Май 2023, 09:39
573
0
Гадәттән тыш хәл Ютазы районында булган.
Кичә Ютазы районының Урыссу бистәсендә гаражлар арасында кысылып калган пошины коткарганнар. Бу хакта Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге хәл Урыссу урамы, 24 нче йорт адресы буенча була. Биредә берничә гараж урнашкан, поши шулар арасында кысылып калган да инде. Әлеге урам буенча якында гына балалар бакчасы да бар. Бистә халкы зыян килүдән борчылып, коткаручыларны чакырткан.
Урынга районның аучылык белгече, Бөгелмәдән ветеринария бүлеге хезмәткәрләре, полиция һәм янгын сүндерүчеләр, шулай ук «Благоустройство» МУП хезмәткәрләре килгән. Пошины "капкыныннан" чыгаралар. Йоклата торган укол ясап, аны урманга илткәннәр. Хәзер җәнлек иректә.
Фото: t.me/mchs_tatarstan

Бүлешергә
Комментарии 0