Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Фучик урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Казанда Фучик урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

04 Май 2023, 10:52

607

0

Казанда Фучик урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Казанның Фучик урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу метрополитенның икенче линиясе төзелеше зонасыннан җылылык үткәргечне чыгару белән бәйле, диелә шәһәр мэриясе сайтында.

Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 5-11 нче майда Минск урамы белән киселеш янында Ломжа урамына таба хәрәкәт юнәлешендә юл өлеше һәм тротуар ябылачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанның Воровский һәм Декабристлар урамында бәйрәм чаралары үткәрелү сәбәпле, хәрәкәт вакытлыча чикләнде.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров