https://tnv.ru
05 Май 2023, 17:53
529
0
Кичә Татарстан башкаласында "Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре" стеласы ачылды. Ул Бөек Ватан сугышы елларында бездәге 209 предприятиедә эшләгән кешеләрнең тылдагы батырлыгын чагылдыра. 70 завод һәм фабрика Татарстанга илнең фашистлар яулап алган территорияләреннән күчерелгән була һәм алар барысы бергә Җиңүгә үз өлешен кертә.
Казан 2020нче елда, 19 шәһәр белән беррәттән, әлеге исемгә ия булды. Стела Воровский урамында - Төньяк вокзалы янында урнашкан. Әлеге тантана Җиңү көне алдыннан уздырыла торган вакыйгаларының иң әһәмиятлеләреннән берсе. Анда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин да катнашты.

Бүлешергә
Комментарии 0