Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов: Җиңү көне - күпмилләтле илебезнең төп бәйрәме

Рөстәм Миңнеханов: Җиңү көне - күпмилләтле илебезнең төп бәйрәме

https://tnv.ru

09 Май 2023, 11:48

985

0

Рөстәм Миңнеханов: Җиңү көне - күпмилләтле илебезнең төп бәйрәме
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узган парад барышында, Җиңү көнен - илдәге төп бәйрәм дип атады.

"Җиңү көне - күпмилләтле илебезнең төп бәйрәме. Бүген без илебез тынычлыгы өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алабыз. Россиядә бу кырыс һәм канкойгыч сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк", - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстаннан фронтка 700 мең кеше китүен һәм бары тик яртысының гына әйләнеп кайтуын билгеләп үтте.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан зур тыл үзәгенә әверелгән. Бирегә 70ләп предприятие эвакуацияләнгән. Ә 2020 елда Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булды.


Фото: rais.tatarstan.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров