Онлайн трансляция

Свернуть

Норлат районында үз өендә бер ир-ат янып үлгән

Норлат районында үз өендә бер ир-ат янып үлгән

https://tnv.ru

10 Май 2023, 12:32

626

0

Беренчел фаразлар буенча, ут сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан.

Норлат районында үз өендә бер ир-ат янып үлгән
Бүген төнлә Норлат районының Каракүл авылында көчле янгын чыккан. Шәхси йортта яшәүче 72 яшьлек ир-ат янып үлә. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коткаручылар килгәндә, өй хуҗасы күп төрле җәрәхәтләр белән ишегалдында яткан. Аны фаҗиганең шаһитлары күреп ала. Тик ир-атның гомерен саклап калып булмый. Янгын барлыгы 40 квадрат метр мәйданны биләп ала.

Ут сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан дигән фаразлар бар.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров