Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда берьюлы ике шторм кисәтүе гамәлдә!

Татарстанда берьюлы ике шторм кисәтүе гамәлдә!

https://tnv.ru

10 Май 2023, 15:53

814

0

Алар Республикада кырау төшү һәм янгын чыгу куркынычының югары булуы белән бәйле.

Бүгеннән Татарстанда берьюлы ике шторм кисәтүе хакында игълан ителде. Аларның берсе Республикада иртәгә төнлә кырау төшү һәм җирнең -2 градуска кадәр суынуына бәйле. Икенчесен без яшәгән җирлектә һаман да янгын чыгу куркынычы югары булганга керттеләр. Әлеге яңалык Татарстанның гидрометеорология идарәсеннән килеп иреште.

Иртәгә Республикада төнлә һава температурасы +2..+7 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый синоптиклар. Кайбер районнарда исә 0..-2 градус та көтелә.

Янгынга бәйле шторм кисәтүе 19 майга кадәр гамәлдә булачак. Көнчыгыш районнарда ут чыгу куркынычы югары дип исәпләнсә, Республиканың кайбер урыннарында ул гадәттән тыш югары итеп билгеләнгән.

Фото: pxhere

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар