https://tnv.ru
11 Май 2023, 16:59
659
0
Казанның Борисоглебск бистәсендә "Коры елга" аша күпер хәрәкәт өчен ябылачак. Бу корылманы төзекләндерү белән бәйле. Шуңа күрә 30 октябрьгә кадәр Камчатка урамыннан Луговая урамындагы 1 нче йортка кадәрге участок ябылачак. Моны Казан мэриясенең матбугат үзәгендә расладылар.
Күпер яныннан хәзер әйләнеп узып кына булачак. Әлеге маршрут инде гамәлдә.
Быел Казанда Коры елга аша сузылган күпернең терәк элементлары алыштырылачак, тротуарлар төзекләндереләчәк, яктырту системасы яңартылачак һәм куркынычсызлык билгеләре урнаштырылачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0