Онлайн трансляция

Свернуть

Норлатта яшен сугудан өй яна башлаган - видео

Норлатта яшен сугудан өй яна башлаган - видео

https://tnv.ru

15 Май 2023, 13:56

1745

0

Норлатта яшен сугудан өй яна башлаган - видео
Бүген иртән Норлатта шәхси йорт яна дигән хәбәр пәйда булды. Бу хакта районның «Норлат-информ» басмасы яза.

Янгын иртәнге 5ләр тирәсендә чыга. Коткаручылар урынга килгәч, йортның түбәсенә зыян килүне күрә. Ут 80 кв.метрны биләп ала. Соңрак янгынның түбәгә яшен сугудан башлануы ачыклана.

Хәзерге сәгатькә ут тулысынча сүндерелгән. Бер кеше дә зыян күрмәгән.

Янгынның видеосы бар. Анда күренгәнчә, йортны көчле төтен иңләп алган, түбә ялкынланып янган. Видеода яшен тавышы да ишетелә.



Фото: Норлат-информ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров