Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа Савин районында кайбер урамнар буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Яңа Савин районында кайбер урамнар буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

16 Май 2023, 13:48

394

0

Яңа Савин районында кайбер урамнар буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Казанның Яңа Савин районында кайбер урамнар буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу кабель канализациясе челтәрләрендә эш алып бару белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Мәсәлән, 23-25 майда Адоратский урамындагы 19 нчы йорт янындагы тротуар өлешчә ябылачак;

26-28 майда Лаврентьев урамында, Адоратский урамындагы 19 нчы йорт янында, шулай ук өлешчә тротуар ябык булачак;

29 майдан 4 июньгә кадәр Лаврентьев урамындагы 2 нче йорт янындагы тротуар яныннан йөреп булмаячак.

5 июньнән 8 июньгә кадәр Әмирхан урамындагы 41 нче йорт янындагы тротуарны өлешчә ябачаклар.

9-14 июньдә Әмирхан урамындагы 49 нчы йорт янындагы тротуар өлешчә ябылачак.

15-20 июньдә Әмирхан урамындагы 71 нче йорт янындагы тротуар буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров