Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Гвардия урамында вакытлыча хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда Гвардия урамында вакытлыча хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

16 Май 2023, 15:29

Казанның Гвардия урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу яңгыр канализациясе челтәрләрен чыгару белән бәйле. Тиешле боерык шәһәр Башкарма комитетында имзаланган, диелә Казан мэриясе сайтында.

Канализация челтәрләрендә эшләр 23 майдан 6 июньгә кадәр Гвардия урамындагы 56а йорт янындагы участокта башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанның Яңа Савин районында кайбер урамнар буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар