https://tnv.ru
16 Май 2023, 17:31
358
0

Узган атнада, 8 майдан 14 майга кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 248 бала - 115 малай һәм 133 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 90 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Иң кечкенә сабый 640 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4570 грамм тәшкил иткән.
Атнаның иң популяр исемнәр арасында Ильяс, Артем, Тимур, Мәликә, Ясминә һәм Әминә булган, ә иң сирәк исемнәр – Серафим, Адам, Златозар, Иделия, Зилия, Аглая.
Фото: pixabay

Бүлешергә
Комментарии 0