https://tnv.ru
17 Май 2023, 15:57
243
0
Татарстан бу атна дәвамында "Россия - ислам дөньясы: KazanForum 2023" халыкара икътисадый форумы шаукымында яшәячәк. Аның вакыйгалары бүгеннән үк башланды.
Гомумән, Татарстанда бу көннәрдә 200дән артык чара узачак. Кунакларның дөньяның 86 иленнән килүе - форумның зурлыгын күрсәтеп тора. Катнашыр өчен 15 меңгә якын кеше теркәлгән. Ике мең ярымы соңгы өч көндә аккредитация узган.
Кичә Халыкара форумны оештыру үзенчәлекләре, анда күтәреләчәк темалар һәм кунаклар өчен мәдәни программа турында Хөкумәт йортында сөйләделәр. Рания Абдрахманова шәһәр урамнарының бәйрәмчә бизәлешен дә күрде, журналист буларак аккредитация да узды инде. Тулырак киләсе репортажда.

Бүлешергә
Комментарии 0