Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 34 яшьлек мобилизацияләнгән Раушан Мугинов белән хушлаштылар

Татарстанда 34 яшьлек мобилизацияләнгән Раушан Мугинов белән хушлаштылар

https://tnv.ru

18 Май 2023, 11:08

997

0

Татарстанда 34 яшьлек мобилизацияләнгән Раушан Мугинов белән хушлаштылар
Татарстанның Тукай районы Шилнәбаш авылында махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган 34 яшьлек мобилизацияләнгән Раушан Мугиновны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта район башлыгы Фаил Камаев үзенең Вконтакте төркемендә хәбәр итте.

"Шилнәбаш авылында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәү барышында һәлак булган кече сержант Раушан Мугинов белән хушлаштык. Район Советы, Башкарма комитет исеменнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Урыны җәннәттә булсын!", - диелә хәбәрдә.

ТНВ сайты редакциясе һәлак булган кешенең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Фото: vk.com/id731476385

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров