Онлайн трансляция

Свернуть

Эш атнасы ахырында Татарстанда +25 градуска кадәр җылытачак

Эш атнасы ахырында Татарстанда +25 градуска кадәр җылытачак

https://tnv.ru

18 Май 2023, 17:08

324

0

Эш атнасы ахырында Татарстанда +25 градуска кадәр җылытачак
19 майда Татарстан җирлегендә алмашынучан болытлы көн көтелә, урыны белән яңгыр явып узачак. Аерым урыннарда җил 14 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +7..+12 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +15..+20 градус тәшкил итәчәк, кайбер районнарда бу күрсәткеч +25 градуска кадәр дә җитәргә мөмкин.

Казанда төнлә +10..+12 градус булачак. Көндез Республика башкаласында һава +22..+24 градуска кадәр җылыначак.

Фото: pibig.info

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров