Онлайн трансляция

Свернуть

Тукай районында 8 яшьлек кыз күлдә батып үлгән

Тукай районында 8 яшьлек кыз күлдә батып үлгән

https://tnv.ru

22 Май 2023, 14:53

351

0

Тукай районында 8 яшьлек кыз күлдә батып үлгән
Кичә Татарстанның Тукай районында Комсомолец бистәсендә 8 яшьлек кыз күлдә батып үлгән. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыз күлгә күршесе белән киткән була. Сулык төбенең рельефы кискен тирәнлеккә киткән. Нәтиҗәдә, бала ярдан суга тайпылган һәм куркып кала. Ничек кенә ярдәм итәргә тырышмасыннар, баланың гомерен коткарып калып булмаган.

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртеп узганча, балаларга суга керер алдыннан өлкәннәргә су төбенең рельефын һәм температурасын тикшерергә кирәк. Моннан тыш, мондый яшьтәге балаларга «җиһазландырылган пляжлардагы балалар су коену урыннарында гына су коенырга кирәк».

Фото: пресс-служба МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров