https://tnv.ru
23 Май 2023, 11:33
557
0
Зыян күрүчеләр бар.
![Яшел Үзән районында ашыгыч ярдәм машинасы «Нива» белән бәрелешкән](https://s.tnv.ru/resize_cache/149095/372cffca02c6cd34fde6fd3f308be2df/iblock/fa3/fa3c4b6b22f55a69b278e2cb833c60b0/photo_5434093409058014945_y.jpg)
Яшел Үзән районында ашыгыч ярдәм машинасы «Нива» автомобиле белән бәрелешкән. Бу хакта һәлакәт шаһитлары «Татар-информ»га хәбәр итте.
Авария Әйшә авылының Мәктәп урамында килеп чыккан. Шаһитлар әйтүенчә, көчле бәрелешүдән ике машина да капланган. Ә «Нива» юл читенә төшеп киткән.
Җиңел автомобиль йөртүчесе һәм ашыгыч ярдәм машинасындагы ике фельдшерга медицина ярдәме кирәк булган.
Фото: «Татар-информ»

Бүлешергә
Комментарии 0