Онлайн трансляция

Свернуть

Лаеш районында хәрби операциядән ялга кайткан ир-ат балаларына "сюрприз" ясаган

Лаеш районында хәрби операциядән ялга кайткан ир-ат балаларына "сюрприз" ясаган

https://tnv.ru

23 Май 2023, 13:16

965

0

Ул кайтуын беркемгә дә алдан хәбәр итмәгән.

Лаеш районында хәрби операциядән ялга кайткан ир-ат балаларына "сюрприз" ясаган
Лаеш районында махсус хәрби операциядән ялга кайткан Максим исемле хәрби гаиләсенә сюрприз ясаган. Алдан беркемне дә кисәтеп куймыйча, балалары янына мәктәпкә һәм бакчага килгән. Үзәк өзгеч очрашуның видеосын Лаешның «Кама ягы» порталында урнаштырганнар.

Максим иң элек улы укыган мәктәпкә бара. Малай, ишектән кергән ир-атны күрүгә үк, аның каршына чабып килә. Бу очрашу сыйныфтагы егет-кызларны да таң калдырган. Балалар хәрбине кул чабып каршы алалар.

Соңыннан әти кеше кызы янына балалар бакчасына юнәлгән. Анда сабыйлар бәйрәмдә катнашкан вакыт булган. Видеода күренгәнчә, залда әти-әниләре дә җыелган. Максим кызы янына чәчәкләр тотып керә. Кызы, әтисен танып алгач ук, аның янына килеп сарылган. Әлеге күренеш залда утырган кешеләрне дә битараф калдырмаган.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров