Онлайн трансляция

Свернуть

Башкортстанда Сабан туйларының үткәрелү графикы әзер

Башкортстанда Сабан туйларының үткәрелү графикы әзер

https://tnv.ru

24 Май 2023, 15:50

556

0

Башкортстанда Сабан туйларының үткәрелү графикы әзер
Күрше төбәктә Сабан туе даталары билгеле. Тиешле указга Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров кул куйган. Бу хакта «Башинформ» яза.

Указда язылганча, сабан бәйрәме иң элек - 27 майда Әбҗәлил, Әлшәй һәм Калтасы районнарында узачак.

3 июньдә - Сабан туе Архангел, Аскын, Бакалы, Бөре, Бөрҗән, Ярмәкәй, Гафури, Зилаер, Кырмыскалы, Кушнаренко, Күгәрчен, Миякә, Нуриман һәм Чакмагыш районнарында үтәчәк.

10 июньдә - Авыргазы, Баймак, Балакатай, Белорет, Бишбүләк, Благовар, Благовещенский, Борай, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Зиянчура, Илеш, Караидел, Кызыл Кама, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Хәйбулла һәм Чишмә районнары бәйрәм итәчәк.

11 июньдә сабан бәйрәме Шаран һәм Яңавыл районнарында гөрләячәк.

17се Сабантуйны Бәләбәй, Бүздәк, Ишембай, Кыйгы, Стәрлебаш районнарында каршы алачаклар.

24 июньдә Сабантуй Межгорьеда була.

Бәйрәм 1 июльдә Иглин һәм Балтач районнарында узачак тамашалар белән тәмамланачак.

Фото: tatar-congress.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров