Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларга ана капиталы буенча түләүләрнең бердәм датасы турында искә төшерделәр

Татарстанлыларга ана капиталы буенча түләүләрнең бердәм датасы турында искә төшерделәр

https://tnv.ru

25 Май 2023, 12:31

301

0

Билгеләнгән көнне ата-аналар узган ай өчен акча алачак.

Татарстанлыларга ана капиталы буенча түләүләрнең бердәм датасы турында искә төшерделәр
Быел июньнән балалы гаиләләр ана капиталы буенча түләүләрне һәр айның 5 нче числосында алачак. Моның хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Моннан тыш, хәзер түләүләр барлык балалар, шул исәптән беренчесе өчен дә биреләчәк. Моңа кадәр ата-аналар икенче бала өчен генә акча ала иде, дип сөйләгән Россиянең Татарстан буенча Социаль фонд җитәкчесе Эдуард Вафин туры эфир вакытында.

Исегезгә төшерәбез,Республикада ана капиталыннан айлык түләүләргә кереме ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр дәгъва кыла ала. Түләү суммасы Татарстанда бер бала өчен билгеләнгән яшәү минимумына тигез.

Фото: korolev-mama.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров