Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 26 майда көчле җил, яшенле яңгыр явачак

Татарстанда 26 майда көчле җил, яшенле яңгыр явачак

https://tnv.ru

25 Май 2023, 16:24

667

0

Татарстанда 26 майда көчле җил, яшенле яңгыр явачак
26 майда Татарстан җирлегендә болытлы көн көтелә. Урыны белән көчле җил исәчәк. Кайбер районнарда яшен яшьнәп, вак яңгыр явачак. Бу Республиканың көнбатыш районнарына кагыла.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +11..+16 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көнбатыш районнарда бу сан +15..+20 градус булачак. Көндез һаваның максималь температурасы +28..+33 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +18..+20 градус булачак. Көндез Республика башкаласында һава +28..+30 градуска кадәр җылыначак.

Фото: chudo-prirody.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров