Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яңа туган баласын кыйнаган анага суд карар чыгарган

Татарстанда яңа туган баласын кыйнаган анага суд карар чыгарган

https://tnv.ru

26 Май 2023, 14:00

1253

0

Аны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәчәкләр.

Татарстанда яңа туган баласын кыйнаган анага суд карар чыгарган
Кама Тамагында күкрәк баласына төрле җәрәхәтләр китергән 21 яшьлек Екатерина Куклинага суд карар чыгарган: ул 2 ел һәм 2 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителәчәк. Бу хакта Татарстанның Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге күңелсез хәл узган елның август аенда килеп чыккан иде. Екатерина үзенең 6 айлык баласын каты елаган өчен кыйнады. Сабыйның аяк-куллары сынды, баш миенә зыян килде.

Бу хәлдән соң хатынны, баласы белән, ДРКБга илткәннәр иде. Анда ул сабыйга ятакның тимер кырые белән сукты. Малайның бу сугудан бот сөяге сына. Екатерина моның турыда медикларга әйтеп тормаган.

Тагын берничә көннән соң хатынның баласы елавына тагын ачуы чыга. Ул сабыйны беләкләре сынганчы кыйный. Моны эшләгәннән соң ул хастаханәдән өенә кайта.

Анага карата берничә маддә буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге очракны хәл итү Россиянең Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин карамагында иде.

Судның беренче утырышында Екатерина Куклина үзен ничек тотты, күршеләре аның хакта нәрсә ди, туганнары кемне аклый - бу хакта тулырак ТНВ репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров