Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 27 майда яшенле яңгыр, боз явачак

Татарстанда 27 майда яшенле яңгыр, боз явачак

https://tnv.ru

26 Май 2023, 15:28

813

0

Татарстанда 27 майда яшенле яңгыр, боз явачак
27 майда Татарстан җирлегендә болытлы көн көтелә. Урыны белән көчле җил исәчәк. Кайбер районнарда яшен яшьнәп, яңгыр һәм боз явачак. Бу Республиканың көньяк-көнбатыш районнарына кагыла.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +14..+19 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +24..+29 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +17..+19 градус булачак. Көндез Республика башкаласында һава +24..+26 градуска кадәр җылыначак.

Фото: chudo-prirody.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров