Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның 3 районында М7 трассасында хәрәкәт итү тизлеген чикләделәр

Татарстанның 3 районында М7 трассасында хәрәкәт итү тизлеген чикләделәр

https://tnv.ru

26 Май 2023, 16:15

738

0

Татарстанның 3 районында М7 трассасында хәрәкәт итү тизлеген чикләделәр
М7 «Идел» трассасының 786 - 794 һәм 812 - 824 чакрымнарында хәрәкәт итү тизлеге чикләнде. Хәзер ул сәгатенә 50 километр булачак. Трассаның бу өлешенә Яшел Үзән, Биектау һәм Питрәч районнары керә. Әлеге хәбәрне «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ матбугат хезмәте җиткерде.

Алабуганың 1026 - 1038 һәм Менделеевск районының Ижау һәм Перьмга керә торган участокта шулай ук кайбер чикләүләр кертелергә мөмкин.

Моннан тыш, төзелеш сезоны тәмамланганчы, М7 трассасының 754 - 772 һәм 1061 - 1167 чакрымнарында хәрәкәт итү тизлеге шулай ук чикләнәчәк. Бу участокка Яшел Үзән, Югары Ослан, Тукай, Минзәлә һәм Актаныш районнары керә.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров