Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның атказанган юристы Фәрит Сафин 73 яшендә вафат булган

Татарстанның атказанган юристы Фәрит Сафин 73 яшендә вафат булган

https://tnv.ru

29 Май 2023, 10:37

390

0

Татарстанның атказанган юристы Фәрит Сафин 73 яшендә вафат булган
Бүген 74нче яшендә Россия прокуратурасының мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган юристы Фәрит Сафин вафат булды. Бу хакта ТР Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фәрит Сафин 1950 елның 10 февралендә туган. Хезмәтен 1972 елда Тәтеш районы прокуратурасы тикшерүчесе вазифасында башлый. Биектау, Яшел Үзән, Казанның Мәскәү районнары прокуратураларын җитәкли.

2016 елда отставкага киткәнче, Фәрит Сафин Казан прокурорының беренче урынбасары вазифасын биләгән. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале һ.б. белән бүләкләнә.

Фәрит Сафин белән хушлашу бүген 11:00 сәгатьтә «Казан нуры» мәчетендә (Әмирхан тыкрыгы, 3), мөселман зиратында (Мамадыш тракты, 40.) җирләнәчәк.

Фото: ТР Прокуратурасы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров