Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 30 майда яшенле яңгыр явачак

Татарстанда 30 майда яшенле яңгыр явачак

https://tnv.ru

29 Май 2023, 15:29

319

0

30 майда Татарстан җирлегендә болытлы көн көтелә. Урыны белән көчле җил исәчәк. Кайбер районнарда яшен яшьнәячәк, яңгыр явачак

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +6..+11 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +23..+28 градус тәшкил итәчәк. Көнчыгыш районнарда бу сан +32 градус булачак.

Казанда төнлә +8..+11 градус көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +23..+29 градуска кадәр җылыначак.

Фото: chudo-prirody.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар