Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Кама районында балыкчы батып үлгән

Түбән Кама районында балыкчы батып үлгән

https://tnv.ru

05 Июнь 2023, 11:31

184

0

Түбән Кама районында балыкчы батып үлгән
Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылы янындагы Зәй елгасында бер ир-ат батып үлгән. Ул елга буена балык тотарга килгән. Моны Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балыкчының югалуы турында кичә кичке 9 тулганда билгеле була. Беренчел мәгълүмат буенча, ул балык тотканда ярдан суга төшеп киткән.

Бүген иртән коткаручылар ярдан 8 метр ераклыкта балыкчының гәүдәсен тапканнар.

Фото: mchs_tatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров