https://tnv.ru
06 Июнь 2023, 12:55
174
0

Ульяновск өлкәсендә сидр эчеп агуланып үлүчеләр саны 18гә җиткән. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ведомствода әйтүләренчә, 4 - 6 июнь көннәрендә Ульяновск өлкәсендә спиртлы эчемлек кулланып 51 кеше агуланган. Алар авыр хәлдә хастаханәгә китерелде. 18 кешенең гомере өзелгән.
«Зыян күрүчеләрнең хәле тотрыклы. Барысын да контрольдә тотабыз. Медикларның тырышлыгы белән кайбер пациентлар дәвалануга таба бара», - дигән төбәкнең сәламәтлек саклау министрының вазифаларын вакытлыча башкаручы Олеся Колотик-Каменева.
Зыян күрүчеләр Мәскәүдән килгән табиб-токсиколог күзәтүендә дәвалана.
Фото: med.ulgov.ru

Бүлешергә
Комментарии 0