https://tnv.ru
06 Июнь 2023, 17:15
776
0
Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган солдат Михаил Музыченконы соңгы юлга озаттылар. Ул 10 мартта хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган. Моның турыда «Новости Заинска» район басмасы язды.
Татарстанлы хәрби хезмәткә 2022 елда - өлешчә мобилизация буенча чакырылган. Моңа кадәр ул туган районында - Зәйдәге УАДта эшләгән.
Россия Президенты боерыгы белән кече сержант Михаил Музыченко, үлеменнән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Аны каһарманның әнисенә тапшырганнар. ТНВ сайты редакциясе батырның туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Фото: zainsk-inform.ru

Бүлешергә
Комментарии 0