https://tnv.ru
13 Июнь 2023, 11:58
263
0

Тукай районы Түбән Суыксу авылындагы Сабан туе ике кеше язмышын хәл итте. Бер егет мәйданга җыелган халык алдында сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Районның телеграм-каналларында видео таралды.
Кыз берни дә белмәгән: күңел ачкан, ярышларда катнашкан. Чүлмәк вату бәйгесендә аның күзләрен бәйлиләр. Шул вакытта булачак кияү, кызыл розалар тоткан килеш тезләнеп, йөзеген чыгарып куйган. Алып баручы, барысы да әзер булгач, кызның күзләрен ача.
Алып баручы микрофонга: «Ул "әйе" диде!», - дип халыкны да сөендерде.
Фото: «Челны-онлайн»

Бүлешергә
Комментарии 0