Онлайн трансляция

Свернуть

Җәй башында бәрәңгене кырау суга калса - видео

Җәй башында бәрәңгене кырау суга калса - видео

https://tnv.ru

14 Июнь 2023, 14:27

244

0

Җәй башында бәрәңгене кырау суга калса - видео
Татарстанга килеп урнашкан Скандинавия антициклоны республика халкын бәрәңгесез калдыра язды. Соңгы 2 төндә төшкән көчле кырау, берьюлы берничә районда үсемлекләргә зур зыян салган. Туфракта урыны белән температура - 2 градус була. Күбесенчә, Татарстанның Төньяк зонасы зыян күргән - Әгерҗе, Мамадыш, Кукмара, Саба, Арча, Әтнә, Биектау һәм башка районнарда яшәүчеләр социаль челтәрләргә корыган бәрәңге сабаклары видеосын урнаштырды.

Россия гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд, мондый хәл илнең 11 төбәгендә булачак дип фаразлаган иде. Июнь уртасында бәрәңге ошерлек мондый суыкларны күргән юк иде ди халык. Тулырак "Татарстан хәбәрләре" репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар