Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыдагы фатирларның берсендә янгын чыгып, 4 кеше, шул исәптән балалар зыян күрә

Яр Чаллыдагы фатирларның берсендә янгын чыгып, 4 кеше, шул исәптән балалар зыян күрә

https://tnv.ru

15 Июнь 2023, 09:43

84

0

Яр Чаллыдагы фатирларның берсендә янгын чыгып, 4 кеше, шул исәптән балалар зыян күрә
Яр Чаллыдагы ЗЯБ бистәсендәге торак йортларның берсендә ике бүлмәле фатирда янгын башланган. Бу хәл кичә Комаров урамы, 11 нче йортта килеп чыккан. Анда 4 кеше, шул исәптән 12 һәм 10 яшьлек бала зыян күрә. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгыннан көчле ис бөтен подъездга тарала.  Ялкын 11 квадрат метр мәйданны биләп ала.

Коткаручылар, килеп, 4 кешене уттан чыгара. Ике кыз-балага махсус битлек кидереп ярдәм итәләр. Әлегә ут чыгуның сәбәпләре билгесез.

Фото: mchs_tatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар