https://tnv.ru
16 Июнь 2023, 17:47
436
0
Әлмәтнең ял итү паркларының берсендә бүген коточкыч вакыйга килеп чыккан: 12 яшьлек яшүсмер 7 яшьлек баланың аягына пневматик пистолеттан ата. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Полиция хезмәткәрләре паркка килеп, атучыны кулга тоталар. Малай пистолетны кайдан алганын үзе сөйләде. Ул әти-әнисе яшереп тоткан акчадан кирәкле сумманы урлый һәм сәүдә үзәкләренең берсендә пневматик пистолет сатып ала. Башта яшүсмер урманда атып карый, икенче көнне коралны үзе белән урамга алып чыга.
Паркта егет балалар мәйданчыгында уйнап йөргән малайга ата, зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр.
Атучы малайның әти-әнисе административ җаваплылыкка тартылачак. Кибеттә яшүсмергә пистолет сатучыны да тикшерәчәкләр.
Фото: скриншот видео

Бүлешергә
Комментарии 0