https://tnv.ru
17 Июнь 2023, 15:36
89
0

Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән бергә, «КАМАЗ» һәм Гәнҗә автомобиль заводы катнашында төзелгән «Auto Leasing Azerbaijan» сервис үзәген ачкан. Республика Рәисе Әзәрбәйҗанга эш сәфәре белән килде. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк теләсә нинди катлаулылыктагы ремонт үткәрә ала. Анда барлыгы 12 пост эшләячәк. Сервис «КАМАЗ»га гына түгел, ә башка төр техникага да хезмәт күрсәтә алачак.
Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, үзәк бик кирәкле, чөнки территориядә масштаблы төзелеш эшләре алып барыла, аларга йөзләгән берәмлек техника җәлеп ителгән. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Илһам Алиевка проектка шәхси игътибар биргәне өчен рәхмәтен белдергән.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0