https://tnv.ru
20 Июнь 2023, 10:49
150
0

Быел Татарстанда шушы көнгә кадәр 2464 янгын чыккан. Бу - былтыргы белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. Янгынга каршы көрәш режимының да, күрелгән чараларның да нәтиҗәсе шундый. Быел үт-күз очраклары да, аларга һәлак булучылар саны да - былтыргы белән чапгыштырганда зуррак.
Иң күп янгыннар Балтач районына туры килә, инде 18 очрак теркәлгән.
Ә бит әле елның яртысы да җитмәгән. Ә катлаулы һава торышы һаман саклана - көчле җилләр, корылык һәм эссе көннәр. Гадәттәгечә, янгыннарның күбесе - 50 проценты - коры үлән януга бәйле. Ә үлән - авыл җирлекләре, кыр-урман буйларында. Димәк, сала җирлекләренә аеруча игътибар зур булу кирәк.
Узган атнада министрлар кабинетында узган гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында шул хакта сөйләштеләр. Урал һәм көнбатыш Себердәге янгыннар фонында - безнекеләр зур булып күренмәсә дә, һәр хәлгә әзер булырга кирәк, ди җитәкчелек. Алар нәкъ менә җирле хакимият - территорияләрне саклауны тәэмин итмәгән дип атый. Татарстан җирлекләре янгынга каршы көрәшкә ни дәрәҗәдә әзер икәнне Рания Абдрахманова барып күреп кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0