Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда татар телендәге элмә такталарда киткән хаталарны табучыларны бүләклиячәкләр

Татарстанда татар телендәге элмә такталарда киткән хаталарны табучыларны бүләклиячәкләр

https://tnv.ru

21 Июнь 2023, 17:06

Татарстанда татар телендәге элмә такталардагы һәм табличкалардагы хаталарны ачыклау буенча конкурска заявкалар кабул итәләр. Жюри биш номинациядә җиңүчеләрне сайлап алачак, аларны дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Конкурс 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. «Халык контроле» мобиль кушымтасында яки ТР дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә катнашырга мөмкин. Заявка бирү өчен «Исемнәрдә һәм исем астындагы язулардагы хаталар» категориясен сайларга, фото яки видеоны беркетергә, контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк.

Конкурска элмә такталардагы исемнәрдә һәм исем астындагы язулардагы, мәгълүмат табличкаларындагы, топографик билгеләрдәге, юл күрсәткечләрдәге һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталар турында мәгълүмат кабул ителә. Шулай ук Татарстанда җитештерелгән товарларда яисә учреждение биналары фасадын бизәгәндә ясалган хаталарны күрсәтеп гариза җибәрергә мөмкин.

Фото: Алмаз Шиһабетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар