Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәттә, зарядкада калдырылган телефоннан ут чыгып, ир-ат янып үлә

Әлмәттә, зарядкада калдырылган телефоннан ут чыгып, ир-ат янып үлә

https://tnv.ru

22 Июнь 2023, 10:09

470

0

Әлмәттә, зарядкада калдырылган телефоннан ут чыгып, ир-ат янып үлә
Кичә көндез Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендәге шәхси йортның берсендә янгын чыга. 68 яшьлек йорт хуҗасын ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр, әмма аның гомерен саклап кала алмыйлар. Бу хәбәр Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән килеп иреште.

Кирпеч йортның аш һәм йокы бүлмәләре, шулай ук агач верандасы янган. Ут барлыгы 61 квадрат метр мәйданны биләп ала.

Беренчел фаразлар буенча, янгын зарядкага куелган телефоннан башланган. Моңа бәйле, ведомствода
телефоннарның, зарядкаларның төзек булуын тикшереп торырга киңәш итәләр.

Фото: mchstatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар