https://tnv.ru
22 Июнь 2023, 15:23
Югары Осланда медиклар урманда адашып калган 70 яшьлек әбигә ярдәм иткән. Ул Казанда яши, дачасына кайткан була. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әби урманга җиләккә дип киткән җиреннән адаша. 112гә шалтыратып, үзенең якынча кайда булуын аңлатып биргән. Әбинең урманда хәле начарая, ул егылып, тора алмыйча яткан.
Ашыгыч ярдәм машинасы фельшерлары әбине урман эчендә табалар. Ул урында хәтта юл да булмаган, медикларга җәяү барырга туры килә. Алар әбине авылдан берничә километр ераклыкта, чокырда яткан килеш күргәннәр.
Ашыгыч ярдәм машинасы белән аны хастаханәгә илтәләр. Әбинең баш миендәге тамырларында кан йөреше кыенлаша. Хәзер ул Яшел Үзәндә, кан тамырлары үзәгендә дәвалана.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0