https://tnv.ru
22 Июнь 2023, 20:27
374
0

Татарстанда Ютазы районы егете - 23 яшьлек Азат Солтанов югалган. Ул 20 июньдә балык тотарга китеп, өенә кире кайтмаган.
20се көнне үк ул туганнарына кайтам дип хәбәр биргән. Әмма ул кайтып җитә алмаган. Соңрак Яр Чаллы янында егетнең «Лада Гранта» машинасы табыла, автомобильнең бәрелгән урыннары була.
Югалган көнендә Азат Солтанов өстенә кара куртка, юл эшчеләре киеп йөри торган комбинезон, кара кроссовка кигән булган. Аның буе 198 см, ул ябык гәүдәле, зәңгәр күзле, кара чәчле егет.
Бу егетне күргән, аның кайда булуын белгән кешеләрдән шушы номерларга шалтыратуларын сорыйлар: (800) 700-54-52 (бушлай шалтырату) яисә 112.
Фото: vk.com/la_tatarstan

Бүлешергә
Комментарии 0