Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда кичә югалган балыкчының хатынына сәер эчтәлекле хатлар килә башлаган

Татарстанда кичә югалган балыкчының хатынына сәер эчтәлекле хатлар килә башлаган

https://tnv.ru

23 Июнь 2023, 17:43

703

0

Татарстанда кичә югалган балыкчының хатынына сәер эчтәлекле хатлар килә башлаган
Кичә Татарстанның төрле мәгълүмат чараларында күңелсез хәбәр таралган иде: балыкка барган җиреннән Ютазы районы егете 23 яшьлек Азат Солтанов өенә кирә әйләнеп кайтмаган. Кичә аны коткаручылар һәм волонтерлар эзли башлаган иде. Бүген билгеле булганча, егетнең хатынына сәер эчтәлекле хат килгән. Бу хакта Mash Iptash телеграм-каналында язалар.

Мәгълүм булганча, хәбәр Азатның социаль челтәрдәге бер аккаунтыннан килә. Хатның эчтәлеге мондыйрак: «Минем белән барысы да яхшы, ике атнадан соң үзем элемтәгә чыгармын».

Бу тарихның иң аңлашылмаган өлеше: егет аны эзләүләрне туктатырга кушкан. Хәзер бу хатларны хокук саклау органнары тикшерә. Азатның машинасында һәм тирә-якта телефон булмаган.

Кичә егетнең 20 июньдә югалуы турында язган идек. Шул ук көнне ул туганнарына кайтам дип хәбәр биргән. Әмма кайтып җитә алмаган. Соңрак Яр Чаллы янында егетнең «Лада Гранта» машинасы табыла, автомобильнең яньчелгән урыннары да була.

Югалган көнендә Азат Солтанов өстенә кара куртка, юл эшчеләре киеп йөри торган комбинезон, кара кроссовка кигән булган. Аның буе 198 см, ул ябык гәүдәле, зәңгәр күзле, кара чәчле егет.

Бу егетне күргән, аның кайда булуын белгән кешеләрдән шушы номерларга шалтыратуларын сорыйлар:

(800) 700-54-52 (бушлай шалтырату) яисә 112.

Фото: телеграм-канал Mash Iptash, vk.com/la_tatarstan

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар