Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яңа эш атнасы кайбер районнарга яшенле яңгыр китерәчәк

Татарстанда яңа эш атнасы кайбер районнарга яшенле яңгыр китерәчәк

https://tnv.ru

25 Июнь 2023, 20:44

273

0

26 июньдә Татарстан җирлегендә болытлы көн булачак. Урыны белән вак яңгыр явып үтәчәк, кайбер якларда ул яшенле булыр дип көтелә.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +8..+13 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +19..+24 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +11..+13 градус көтелә. Көндез Республика башкаласында һава +21..+23 градуска кадәр җылыначак.

Фото: koshka.top

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар