Онлайн трансляция

Свернуть

Балык Бистәсе районында зур авария: 4 машина бәрелешкән, 4 кеше зыян күргән

Балык Бистәсе районында зур авария: 4 машина бәрелешкән, 4 кеше зыян күргән

https://tnv.ru

27 Июнь 2023, 14:22

Төнлә Балык Бистәсе районында көчле авария булган: 4 машина бәрелешеп, 4 кеше зыян күргән. Моның турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләренә бәрелүнең шаһитлары әйткән.

Һәлакәтне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, фаҗига 23:00 тирәсендә М7 трассасының 924 чакрымында килеп чыккан. Түбән Яке авылыннан ерак түгел ике фура "Форд Фокус" һәм "Лада Калина" машиналары белән бәрелешкән.

Авариядә "Лада" машинасының йөртүчесе һәм ике пассажиры, шулай ук КАМАЗ йөртүчесе зыян күргән.

Әлегә юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: Татар-информ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар