Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән районында 3 ир-ат агуланган, шуларның берсе үлгән

Яшел Үзән районында 3 ир-ат агуланган, шуларның берсе үлгән

https://tnv.ru

28 Июнь 2023, 20:36

377

0

Яшел Үзән районында 3 ир-ат агуланган, шуларның берсе үлгән
Кичә көндезге 11ләр тирәсендә Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә фаҗига килеп чыккан: 3 ир-ат бик каты агулана. Берсенең гомерен саклап калып булмый. Бу очрак турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы язып чыкты.

Хәбәрчеләргә билгеле булганча, бистәнең бер йортында 3 ир-ат һәм 3 хатын-кыз ял итәргә дип җыелган. Барысы да йортның хуҗасы янына кунакка килгәннәр. Кичә иртән кунак ир-атларның барысы да үзен начар хис итә башлыйлар, аңын югалтып егылалар.

Беренчел фаразлар буенча, күңелсез хәл исерткеч эчемлек кулланудан килеп чыгарга мөмкин. Әлегә бу фаразны тикшерәләр, барлык сәбәпләр дә ачыклана.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар